Биология, Кеше һәм аның сәламәтлеге, 9 сыйныф, Цузмер А.М., Петришина О.Л., 1995

Биология, Кеше һәм аның сәламәтлеге, 9 сыйныф, Цузмер А.М., Петришина О.Л., 1995.

Учебник по биологии для 9 класса на татарском языке.

Кешенең иң беренче ихтыяҗы — үзенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Авыруларның, физик кимчелекләрнең булмавы—кеше бәхетенең иң кирәкле шарты, шәхеснең һәрьяклап үсешенең, тормыш тулылыгын тоеп яштүнең зарури шарты. Бер үк вакытта кешеләрнең сәламәтлеге — бу халык байлыгы, җәмгыять үсешенең гаять мөһим шарты. Сәламәтлек кешегә укырга, эшләргә, армиядә хезмәт итәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Кешеләрнең күпчелеге физик һәм психик яктан сәламәт организмның нинди зур резервларга ия булуын, ул резервларны күп еллар буена актив һәм бәхетле тормышны озайту өчен ничек сакларга, үстерергә һәм файдаланырга мөмкин икәнлеген белми.
Сәламәтлекне саклау өчен, үз организмыңны, анда бара торган процессларны, авыруларны булдырмый калырга мөмкинлек бирүче шартларны өйрәнергә кирәк. Боларны белергә анатомия, физиология һәм гигиена кебек фәннәр ярдәм итәчәк.

Биология, Кеше һәм аның сәламәтлеге, 9 сыйныф, Цузмер А.М., Петришина О.Л., 1995


Күзәнәкнең төзелеше.
Башка организмнар шикелле үк, кеше тәненә дә күзәнәкчел төзелеш хас. Күзәнәкләр күзәнәкара матдәдә урнашкан, ул матдә күзәнәкнең механик ныклыгын, туклануын һәм сулавын тәэмин итә.

Күзәнәкләр зурлыклары, формалары һәм функцияләре ягыннан төрле-төрле, ләкин аларның барысына да төзелешнең кайбер уртак сыйфатлары хас 1. Теләсә нинди күзәнәкнең төп өлешләре — цитоплазма һәм төш.

Күзәнәк төшендә җепсыман хромосомалар урнашкан 2. Тән күзәнәкләренең төшендә (җенес күзәнәкләреннән тыш) 46 хромосома бар. Хромосомалар организмда ата-аналардан балаларга күчә торган нәселдәнлек үзлекләрен йөртүчеләр булып торалар.

ЭЧТӘЛЕК.
Кереш.
КЕШЕ ОРГАНИЗМЫ БЕЛӘН ГОМУМИ ТАНЫШУ.
§1. Күзәнәк, аның төзелеше һәм, химик составы.
§2. Күзәнәкнең тереклек үзлекләре. Организмның эчке тирәлеге.
§3. Тукымалар һәм органнар. Органнар системасы.
§4. Бербөтен буларак организм.
§5. Организм һәм тирәлек.
НЕРВ СИСТЕМАСЫ.
§6. Нерв системасы төзелешенең гомуми планы.
§7. Нерв системасы эшчәнлегенең рефлектор принцибы.
§8. Арка мие.
§9. Баш мие.
§10. Баш миенең зур ярымшарлары.
§11. Нерв системасы эшчәнлегенең бозылуы һәм аны кисәтү.
ТЕРӘК ҺӘМ ХӘРӘКӘТ.
§12. Терәк-хәрәкәт системасының әһәмияте. Сөякләрнең төзелеше һәм үсүе.
§13. Кеше скелеты.
§14. Скелет зарарланганда беренче ярдәм.
§15. Мускуллар һәм аларның функцияләре. Мускулларның эшләве.
§16. Скелет һәм мускулларның дөрес формалашуында физик күнегүләрнең әһәмияте.
КАН.
§17. Канның составы һәм функцияләре. Кан плазмасы.
§18. Эритроцитлар. Кан җибәрү.
§19. Лейкоцитлар. Иммунитет.
КАН ӘЙЛӘНЕШЕ.
§20. Организмда кан хәрәкәте. Кан әйләнеше органнары.
§21. Йөрәкнең эшләве.
§22. Канның тамырлар буйлап хәрәкәте. Лимфа әйләнеше.
§23. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү.
СУЛЫШ.
§24. Сулыш органнары.
§25. Үпкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашу.
§26. Сулышның регуляцияләнүе. Сулыш тукталганда беренче ярдәм күрсәтү.
§27. Сулыш органнары авырулары һәм аларны кисәтү.
АШКАЙЙАТУ.
§28. Ашкайнату органнары.
§29. Авыз куышлыгында ашкайнату.
§30. Ашказанында ашкайнату.
§31. Эчәклектә туклыклы матдәләрнең үзгәрүе.
§32. Ашказаны-эчәк авыруларын кисәтү.
МАТДӘЛӘР ҺӘМ ЭНЕРГИЯ АЛМАШЫ.
§33. Органик матдәләр алмашы.
§34. Неорганик матдәләр алмашы. Матдәләр алмашының регуляцияләнүе.
§35. Витаминнар.
§36. Энергия алмашы. Туклану гигиенасы.
ТИРЕ.
§37. Тиренең төзелеше һәм функцияләре.
§38. Тире гигиенасы. Өшегәндә һәм пешкәндә беренче ярдәм.
БҮЛЕП ЧЫГАРУ.
§39. Сидек бүлеп чыгару системасы.
ҮРЧҮ ҺӘМ ҮСЕШ.
§40. Үрчү органнары.
§41. Җенси өлгерү. Яшүсмер чорга характеристика.
§42. Аталану һәм ана карынында яралгының үсеше.
§43. Баланың үсүе һәм үсеше.
СИЗҮ ОРГАННАРЫ.
§44. Сизү органнары һәм аларның әһәмияте.
§45. Күрү органының төзелеше.
§46. Күрү органының функцияләре. Күрү сәләтен саклау чаралары.
§47. Ишетү органы. Ишетү сәләтен саклау чаралары.
§48. Тигезлек саклау, мускул һәм тире сиземләүләре, ис һәм тәм сизү органнары.
ЮГАРЫ НЕРВ ЭШЧӘНЛЕГЕ.
§49. Шартсыз рефлекслар һәм аларның әһәмияте.
§50. Шартлы рефлекслар. Рефлексларның тоткарлануы.
§51. Кешедә югары нерв эш- чәнлегенең үзенчәлекләре.
§52. Эмоцияләр.
§53. Хәтер.
§54. Йокы һәм уяу вакыт. Йокы бозылуны кисәтү.
§55. Югары нерв эшчәнлегенең бозылуы һәм аны кисәтү.
ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕ. КЕШЕНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ.
§56. Хезмәт физиологиясе нигезләре һәм хезмәтнең төп төрләренә кыскача характеристика.
§57. Гадәти булмаган шартларда кешенең эшчәнлеге.
§58. Кешенең сәламәтлеге һәм аны саклау чаралары.
ЛАБОРАТОР КҮЗЕГҮЛӘР.
ТЕРМИННАР КҮРСӘТКЕЧЕ.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Биология, Кеше һәм аның сәламәтлеге, 9 сыйныф, Цузмер А.М., Петришина О.Л., 1995 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Теги: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи:


 


 

Книги, учебники, обучение по разделам




Не нашёл? Найди:





2024-03-28 19:31:31