Неорганик химиядән дидактик материаллар, 8-9 нчы сыйныфлар, Хәлиуллин Р.И., 2001

Неорганик химиядән дидактик материаллар, 8-9 нчы сыйныфлар, Хәлиуллин Р.И., 2001.

Учебник по химии для 8-9 класса на татарском языке.

   Методик ярдәмлекнең төп максаты—укучыларның төрле мөстәкыйль эшләрен оештыруда химия укытучыларына юнәлеш бирү. Анда тупланган биремнәр урта мәктәптә химия курсының төп төшенчәләрен үзләштерүгә, аларны куллану күнекмәләрен булдыруга булышлык итүне күздә тота.
Дидактик материалларны уку-укыту процессының төрле этапларында белемнәрне актуальләштерү, күнекмәләр булдыру, материалны гомумиләштереп кабатлау һәм белемнәрнең үзләштерелүен тикшерү өчен кулланырга мөмкин.
Методик ярдәмлек урта мәктәп укытучыларына һәм укучыларына тәкъдим ителә.

Неорганик химиядән дидактик материаллар, 8-9 нчы сыйныфлар, Хәлиуллин Р.И., 2001


ЭЛЕКТРОЛИТИК ДИССОЦИАЦИЯ ПРОЦЕССЫНЫҢ АСЫЛЫ.
Барий нитраты эремәсенә натрий сульфаты эремәсен өстәгәндә эремәнең электр тогын үткәрүчәнлеген тикшерү приборының лампочкасы ничек яктыртыр? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Лампочканың бөтенләй яктыртмавына ирешеп булырмы?
Хлорид кислотасын натрий гидроксиды белән нейтральләштергәндә шул ук прибор нинди нәтиҗәләрне күрсәтер? Ни өчен? Реакцияләрнең тигезләмәләрен языгыз.

Кристаллар хәлендәге натрий хлориды, бензолда эрегән хлороводород электр тогын үткәрмиләр. Җылытып эретелгән һәм суда эрегән натрий хлориды, шулай ук суда эрегән хлороводород электр тогын үткәрәләр. Ни өчен? Кристаллик натрий хлоридын җылытып эреткәндә, натрий хлориды һәм хлороводород суда эрегәндә нәрсә күзәтелә? Бу процессларның охшашлыгы һәм аерымлыгы нидән гыйбарәт?

ЭЧТӘЛЕК.
Кереш.
8 нче сыйныф.
Башлангыч химик төшенчәләр.
Физик җисемнәр һәм матдәләр.
Матдәләрнең үзлекләре.
Саф матдәләр һәм катнашмалар. Катнашмаларны аеру ысуллары Физик һәм химик күренешләр. Химик реакцияләр.
Химик реакцияләрнең билгеләре.
Молекулалар һәм атомнар.
Гади һәм катлаулы матдәләр.
Химик элементлар.
Химик элементларның чагыштырма атом массасы.
Химик элементларның билгеләре.
Матдәләрнең состав даимилеге.
Химик формулалар һәм алар буенча исәпләүләр.
Химик элементларның валентлыгы.
Кушылмаларның формулалары буенча элементларның валентлыгын билгеләү.
Валентлык буенча химик формулалар төзү.
Атом-молекуляр тәгълимат.
Матдәләрнең массасы саклану законы.
Химик тигезләмәләр.
Химик реакцияләрнең типлары.
Матдә микъдары. Моль. Моляр масса.
3 нче контроль эш.
Химик реакцияләрнең тигезләмәләре буенча исәпләүләр.
Кислород. Оксидлар. Яну.
Кислородның табигатьтә очравы.
Кислород табу.
Кислородның физик үзлекләре.
Кислородның химик үзлекләре.
Оксидлашу. Оксидлар.
Кислородны куллану. Табигатьтә кислород әйләнеше.
һава һәм аның составы.
Матдәләрнең һавада януы, януның башлануы һәм аны туктату шартлары.
Ягулык һәм аны яндыру ысуллары.
Химик реакцияләрнең җылылык эффекты.
4 нче контроль эш.
Водород. Кислоталар. Тозлар.
Водород табу.
Водородның физик үзлекләре.
Водородның химик үзлекләре.
Водородны куллану.
Кислоталар.
Тозлар.
Авогадро законы. Газларның моляр күләме.
Чагыштырма тыгызлык буенча чагыштырма молекуляр массаны табу.
«Газларның моляр күләме» төшенчәсен кулланып, химик тигезләмәләр буенча исәпләүләр.
Химик реакцияләрдә газларның күләм чагыштырмалары.
5 нче контроль эш.
Эремәләр. Су. Нигезләр.
Cy — эреткеч. Эремәләр.
Эремәләр. Эремәләрдәге эрегән матдәнең масса өлеше.
Суның составы.
Суның химик үзлекләре.
Нигезләр.
нче контроль эш.
Неорганик кушылмаларның аеруча әһәмиятле класслары турындагы мәгълүматларны гомумиләштерү.
Химик элементларның Д. И. Менделеев ачкан периодик законы һәм периодик системасы. Атом төзелеше.
Химик элементларны классификацияләү.
Д. И. Менделеевның периодик законы.
Химик элементларның Д. И. Менделеев периодик системасы.
Atom төзелеше.
Периодик системада урнашуларына бәйле рәвештә химик' элементларга тасвирлама бирү.
6 нче контроль эш.
Химик бәйләнеш. Матдә төзелеше.
Химик бәйләнеш төрләре. Электротискәрелек.
Кристаллик челтәрләр.
Оксидлашу дәрәҗәсе.
Оксидлашу-кайтарылу реакцияләре.
7 нчы контроль эш.
Хлор һәм аның үзлекләре.
Хлороводород. Хлорид кислотасы һәм аның тозлары.
Галогеннарның чагыштырма тасвирламасы.
8 нче контроль эш.
9 нчы сыйныф.
Кабатлау.
Химик элементларның Д. И. Менделеев ачкан периодик законы һәм периодик системасы. Атом төзелеше. Химик бәйләнеш төрләре.
Электролитик диссоциация.
Электролитик диссоциация процессының асылы.
Диссоциацияләшү дәрәҗәсе. Көчле һәм көчсез электролитлар.
Ионнарның үзлекләре.
Ионнар алмашу реакциясе.
Оксидлашу-кайтарылу реакцияләре.
Тозларның гидролизы.
Электролитик диссоциация турыңдагы күзаллаулардан чыгып, оксидларның үзлекләре.
Электролитик диссоциация турындагы күзаллаулардан чыгып, кислоталарның химик үзлекләре.
Электролитик диссоциация турындагы күзаллаулардан чыгып, нигезләрнең һәм амфотер гидроксидларның химик үзлекләре.
Электролитик диссоциация турындагы күзаллаулардан чыгып, тозларның химик үзлекләре.
1 нче контроль эш.
Кислород төркемчәсе.
Кислород төркемчәсе элементларының периодик системада урнашуы, аларның атомнары төзелеше.
Кислород. Озон. Аллотропия.
Күкерт. Күкертнең үзлекләре. Күкертне куллану.
Күкертнең кушылмалары.
Сульфат кислотасы һәм аның тозлары.
Химик реакцияләр узуның төп закончалыклары.
Химик реакцияләрнең тизлеге һәм аның узу шартларына бәйлелеге.
Химик тигезләнеш. Аның авышу шартлары.
Сульфат кислотасын контакт ысулы белән җитештерү.
2 нче контроль эш.
Азот төркемчәсе.
Азот төркемчәсе элементларының периодик системада урнашуы һәм аларның атом төзелеше.
Азот. Азотның үзлекләре.
Аммиак.
Аммиакны лабораториядә табу. Аммиакны промышленностьта җитештерү.
Аммоний тозлары.
Нитрат кислотасы. Нитратлар.
Табигатьтә азот әйләнеше.
Үзара тәэсир итешүче матдәләрнең берсе кирәгеннән артык алынган очракларда реакция тигезләмәсе буенча исәпләүләр.
Реакция продукты чыгышына карата исәпләүләр.
Фосфор һәм аның кушылмалары.
Минераль ашламалар.
3 нче контроль эш.
Углерод төркемчәсе.
Углерод төркемчәсе элементларының периодик системада урнашуы, аларның атом төзелеше.
Углерод.
Углерод оксидлары.
Карбонат кислотасы һәм аның тозлары.
Катышмасы булган матдәләрдән табылган продуктның массасына (күләменә, микъдарына) карата исәпләүгә мәсьәләләр.
Табигатьтә углерод әйләнеше.
Кремний һәм аның кушылмалары.
Силикат промышленносте.
4 нче контроль эш.
Металларның гомуми үзлекләре.
Периодик системада металларның урнашуы һәм атомнары төзелешенең үзенчәлекләре.
Табигатьтә металлар. Металлар табуның гомуми ысуллары.
Электролиз.
Металларның үзлекләре.
Эретмәләр.
Металлар коррозиясе.
Селтеле металлар.
Магний һәм кальций. Аларның кушылмалары Суның катылыгы һәм аны бетерү ысуллары.
5 нче контроль эш.
Алюминий.
Тимер.
Хром.
Металлургия.
6 нчы контроль эш.
Кушымталар.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Неорганик химиядән дидактик материаллар, 8-9 нчы сыйныфлар, Хәлиуллин Р.И., 2001 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Теги: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи:


 


 

Книги, учебники, обучение по разделам




Не нашёл? Найди:





2024-03-29 08:48:25